Планетабыз турында кайгыртыйк

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
Күптән түгел билгеләп үтелгән Халыкара җирнең озон катламын саклау уңаеннан шәһәрдәге 1 нче урта мәктәпнең җиденче класс укучылары өчен чисталыкны саклау дәресе үткәрелде.

Дәрестә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгече Сергей Юданов катнашты. Ул укучыларга “Татарстан экологиясе”, “Татарстан Республикасы туфрагының Кызыл китабы”, “Куйбышев сусаклагычы” кебек төсле рәсемле китап һәм журналлар бүләк итте. Әлеге басмаларның кайберләрендә безнең район турында да телгә алына.

Укучылар биология укытучысы Наталья Авдеева җитәкчелегендә экология юнәлешендә башкарган эшләре турында сөйләделәр.

“Спас” дәүләт табигать заказнигы белгече Любовь Мурзак кадетлар мәктәп-интернатында чисталык дәресе уздырды.

Дәрес барышында Җирнең озон калтамын саклау, республика экологиясендә табигатьнең роле турындагы мәсьәләләр тикшерелде. Соңыннан укучылар “Россия чикләре буйлап” фильмын карадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International