Вытеграда исә “Б-440 су асты көймәсе” музее игътибар үзәгендә булды. 1969 елда Ленинградның Ново-Адмиралтейск заводында төзелгән көймә 31 ел буе хәрби сакта торган, 19 ел буе Төньяк флотның су асты көймәләре эскадрасы составына кергән. Кадетларга көймәнең барлык отсекларын да карап чыгарга мөмкинлек бирелде.
Санкт-Петербург шәһәрендә теплоход ике көн торды. Ленинград блокадасының корбаннары күпләп күмелгән Пискаревка мемориаль зиратында һәлак булучылар хөрмәтенә куелган мемориалга веноклар куеп, аларның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Аннары Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче ветераннар белән очрашу булды.
Эрмитаж, Петропавел крепосте урнашкан Куян утравы (Заячий остров), моңа кадәр күпләр бары тик рәсемдә генә күргән Петербург символлары – аерыла торган күперләр барысында да онытылмас тәэсир калдырды.
Кострома шәһәрендә егетләр кадет корпусында кунакта булдылар. Андагы кадетлар белән танышу тәҗрибә уртаклашу өчен бик файдалы булды.
Теплоходта көн саен үткәрелә торган кичәләрдә ветераннар үз тормышлары турында сөйләделәр. Музыкаль программалар исә “Не стареют душой ветераны”, “Нам песня строить и жить помогает”, “Споемте, друзья” темаларына багышланды. Кинозалда көн саен “Рядовые России” дигән документаль фильм күрсәттеләр. Ял итү программасына шулай ук төрле интеллектуаль уеннар, рәсем конкурсы, стенгазета чыгару, дискотекалар да кертелгән иде.
Уналты көнлек круиз тәмамлангач, анда катнашучылар үзләрен инде бердәм бер гаилә итеп тоялар иде. Хәзер алар республикабызның төрле почмакларына таралса да, бу сәяхәт турында хатирәләр алар күңелендә әле озак еллар буе сакланыр...