Экстремизмга каршы

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
Шәһәрдәге 2 нче урта мәктәп укучылары “Экстремизм –ЮК!” айлыгында актив катнашалар.
Бу темага класс сәгатьләре, инша, рәсем конкурслары, “Татарстан буйлап” дигән фотоэшләр, “Без каршы!” акциясе багышланган. Боларның барысы да сепаратизм, экстремизм, террорчылыкны булдырмауга юнәлдерелгән. Чараларны оештыручыларның укучыларга әйтер сүзе шул: планетаның киләчәге бары үзебезгә бәйле, аны якты һәм матур итү өчен барыбыз бергә тырышырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International