Профилактика максатында

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре “Машиналарны сакла” дигән чара үткәрәләр.

Чара автотраспортны урлау очракларын булдырмый калу, шулай ук мондый җинаятьләрне ачканда халыкның эчке эшләр органнары белән элемтәсен ныгыту максатында үткәрелә. Акция кысаларында берничә рейд үткәрү күздә тотыла.

Район эчке эшләр бүлеге мәгълүматлары буенча, быел машина урлауның дүрт очрагы, шулай ук транспорт чаралары салоныннан әйберләр урлап китүнең өч очрагы теркәлгән. Барлык очракларда да моңа машина хуҗаларының ваемсызлыгы гаепле: алар машиналарын гараж яки ишегалдына кертмичә, ачык килеш, ачкычларын алмыйча гына калдырганнар. Транспорт чараларының берсенә дә сигнализация куелмаган булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International