Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Йөгерү - гомерне озайта
2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
Бик популяр, шул ук вакытта спортның бик гади булган бу төрен яратучылар ел саен бергә җыелалар. Быел да алар Рабига күле буенда, “Олимп” универсаль спорт комплексы янында очраштылар. Мондагы табигать елның теләсә кайсы фасылында илаһи бер гүзәллек, һавасының сафлыгы белән аерылып тора һәм бу кеше организмына уңай йогынты ясый. Көннең кояшлы, җылы килүе дә йөгерү бәйрәмендә катнашырга теләүчеләрең санын бермә-бер арттырды. Халык узган елгыдан бер дә ким җыелмаган иде.
– Бу чара бүген бөтен Россия буенча үткәрелә, – диде йөгерү бәйрәменә җыелучыларны сәламләп район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин. – Аның төп максаты – халыкны “Горурланам синең белән, Ватаным!” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормаларын тапшыруга җәлеп итү. Барысына да уңышлы стартлар телим!
Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраганнан соң, ипподромның йөгерү юлларына дистәләгән мәктәп, тармак технологияләре техникумы, районның кайбер учреждение һәм оешма хезмәткәрләре чыкты. Йөгерешкә чыгучылар арасында мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр дә, инде лаеклы ялга чыккан өлкәннәр дә бар. Мәсәлән, Иван Ключниковка бары бер яшь тә сигез ай гына әле. Ул бик тере, хәрәкәтчән малай, беркемнән оялып тормый. Иң кечеләр өчен старт бирелгәч, ул да әнисе белән берничә метрны йөгереп үтте. Шулай итеп, спортта иң берече, әмма ышанычлы адымнарын ул инде ясап та өлгерде, киләчәктә дә шулай дәвам итәр, дип ышанасы килә.
Урман хуҗалыгы ветераны Светлана Демина ярышларда ел саен катнаша, һәрвакыт йөгерешкә күтәренке кәеф белән чыга. Ул быел да сынатмады. Шулай ук Луса Әхмәдышеваны да билгеләп үтмичә булмый. Ул бу чарада үзе генә катнашып калмыйча, оныкларын да ияртеп килә. Ирле-хатынлы Елена белән Дмитрий Бурумовлар да йөгерешкә һәрвакыт балалары белән бергә чыгалар.
Ярышлар төрле яшь төркемнәре арасында алты дистанциядә үтте. Укучылар арасында беренче урыннарны Владик Абрамов (1 – 4 класслар, Ким мәктәбе), Егор Буторов (5 – 6 класслар, 2нче урта мәктәп), Наил Гәрәев (7 – 9 класслар, Антоновка урта мәктәбе), Рифат Габдрахманов (10 – 11 класслар, Иске Рәҗәп урта мәктәбе) алды. Өлкәннәр арасында үз яшь төркемнәрендә Анастасия Барановская, Флюра Гарәфетдинова, Фидаил Гыймалтдинов, Юлия Филимонова, Александр Матвеев, Сарыйм Нургаязов, Равил Галәветдинов, Светлана Демина һәм Галия Нигманова җиңеп чыктылар. Ә менә вип-йөгерештә уңыш Дмитрий Ключников (кадет мәктәбе) һәм Мәдинә Җамалиевага (Иске Рәҗәп урта мәктәбе) елмайды.
Җиңүгә бары тик көчле, үҗәт, максатчан кешеләр генә ирешә ала. Барысы да җиңүче була алмаса да, бәйрәмнән барысы да канәгать калды. Ярышта җиңүчеләргә кубоклар, призерларга – Мактау кәгазьләре һәм истәлекле медальләр тапшырылды. Туганнары, дуслары, классташлары өчен җан атып торган тамашачыларның да күңелләре күтәренке иде.
Саф һавада, көзге кояшның ягымлы җылы нурлары астында үткәрелгән бу бәйрәм барысына да күтәренке кәеф, онытылмас тәэсирләр бүләк итеп, киләчәктә дә спорт белән шөгыльләнергә, югары үрләргә ирешергә бер этәргеч бирде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
20
апрель, 2026 ел
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз