Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Педагог һөнәренә тугры калалар
2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
Инде традициягә әверелгән бу конкурс быел Полянка мәдәният йортында үтте. Дүртенче тапкыр авыр чакта ярдәм кулы сузарга, тормыш кыенлыкларын җиңеп чыгарга ярдәм итәргә сәләтле иң яхшы остазны билгеләү өчен педагоглар, укучылар, кунаклар җыелды. Җиңүчедән тыш, конкурста Спас тармак технологияләре техникумыннан һәм беренче мәктәптән Валентина Терехина белән Ольга Егорова да катнаштылар. Конкурсантларга программаның дүрт төрендә үзләренең барлык иҗади мөмкинлекләрен ачып күрсәтергә кирәк булды.
Конкурс визит карточкасы – үз-үзенә презентация ясау белән башланып китте. Бу конкурста кыскача, шул ук вакытта бик ачык та итеп педагог үзе һәм эше турында сөйләргә тиеш булды. Аерым алганда, Ольга Егорова әйләнә-тирәдәгеләрне җан җылысы белән җылытырга тырыша, утыз ел хезмәт стажы булган Валентина Терехина исә беренче урынга бер-береңә хөрмәт хисен һәм укучылар белән ачыктан-ачык сөйләшүне куя икән. Ә Александр Кузовкин балаларны күбесенчә үз үрнәгендә тәрбияли. Хәзер инде Александр Николаевич икенче баланы шефлыкка алган. Беренче укучысы кадет мәктәбен тәмамлап, тармак технологияләре техникумына укырга кергән. Педагог аның уңышлары өчен шатланып туя алмый.
Аннары конкурста катнашучылар стандарт булмаган педагогик хәлдән чыгу юлын эзләделәр һәм балигъ булмаган яшүсмерне реабилитацияләү буенча шәхси программалар төзеделәр. Аларда хокук бозуларга профилактика ясау буенча эш формалары һәм ысуллары ачык чагылдырылган иде. Иң ахырдан булып үткәрелгән “Минем хобби” иҗади конкурсы остазларның һәр яктан өлгер шәхесләр икәнен тагын бер кат дәлилләде. Ольга Павловнаның мавыгулары бик күп, көн буена буш вакыты булмый диярлек. Ул тегә дә, бәйли дә, кош-кортны карарга да өлгерә. Боларның барысы да видеофильмда күрсәтелде, шулай да Ольга Павловна өчен иң яраткан шөгыле – эше икәне ассызыклап үтелде. Ул үзе укып чыккан мәктәптә белем бирә икән.
Матурлыкка мөкиббән булган Валентина Александровна бүлмә гөлләрен үстерү белән әле күптән түгел генә мавыга башлаган. Александр Николаевич исә спорт белән актив шөгыльләнә, йорт куяннары үрчетә, балыкка йөри, шулай ук умартачылык белән шөгыльләнә. “Болгар” балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә – егерме ике сменада, “Аргамак”та берничә сменада тәрбияче булуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Шушы уңышларын исәпкә алып, жюри конкурсантлар арасында иң лаеклысын билгеләргә тиеш иде. Бу бер дә җиңел булмады. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, судьялар коллегиясе рәисе Елена Афоньшина билгеләп үтүенчә, һәр остаз үзенең эше өчен бары тик мактауга гына лаек. Ул барысына да дипломнар тапшырды.
Полянка мәктәбе укучылары Ирина Орлова һәм Олеся Шевченко тамашачыларга үзләренең концерт номерларын бүләк иттеләр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
20
апрель, 2026 ел
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз