Безнең район вәкилләре Алексеевскида узган атнада ветераннар арасында үзешчән башкаручылар өчен үткән “Балкыш” III республика фестиваленең зона туры катнашучысы дипломнарына ия булдылар.
Җәмәгать оешмаларының республика советы, Мәдәният министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырылган бу чараның төп максаты – өлкән яшьтәге кешеләрнең җәмәгать тормышында катнашу дәрәҗәсен арттыру. Быел үзешчән артистларның чыгыш тематикасы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.