Казанга ярминкәгә

2014 елның 19 сентябре, җомга
Бу ял көннәрендә безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Казан шәһәренең Яңа Савин районы базарында үтәчәк ярминкәдә катнаша.

Крестьян (фермер) хуҗалыклары, кайбер авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр башкала халкына ит, сөт, бәрәңге, кәбестә, кишер, башка азык-төлек тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә базарда сата алырлык товар җитештерүче шәхси ярдәмче хуҗалыклар да катнаша ала. Гадәттә, авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ көзен аеруча югары була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International