Чәчү төгәлләнде

2014 елның 19 сентябре, җомга

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенге хуҗалыкларның барысында да диярлек көзге культураларны чәчү төгәлләнгән. Алар 19630 гектар били.

Хуҗалыкларда җирне туңга сөрү дәвам итә. Бу әһәмиятле агротехника чарасын 48500 гектар мәйданда башкарып чыгарга кирәк, бүгенге көндә җир 28000 гектарда сөрелгән. Әлегә яңгырлар аз ява, шуңа күрә эшне вакытында төгәлләү өчен темпларны бермә-бер арт-тырырга кирәк.
Туфрак хәзерләү белән беррәттән, кайбер хуҗалыклар силос салу белән мәшгуль.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International