Суда бәхетсезлек очракларын булдырмый калу өчен

2014 елның 19 сентябре, җомга

Көз – балыкчыларның яраткан чоры. Тик көзге балык тотуның куркыныч яклары турында да беркайчан онытырга ярамый.



Көзен суның җылылыгы бары тик 7-8 градус кына тәшкил итә. Әгәр балыкчы мондый салкын суга төшеп китсә, кыска вакыт эчендә ул хәрәктчәнлеген югалта, ә юешләнгән киемнәре аны төпкә сөйри башлый. Мондый шартларда үз-үзеңне коткарып калу бик авыр була.

Мондый бәхетсезлекләрне булдырмый калу максатыннан балык тотарга яратучыларга иминлек кагыйдәләрен истә тотарга кирәк. Сулыкларга җилле көнне, төзек булмаган көймә яки катерда чыгарга ярамый. Көзен навигация өчен эңгер-меңгер чоры җиткәнгә күрә, аз сыйдырышлы судноларның барысында да борт утлары (җитештерүче заводта күздә тотылган булса), шулай ук ак төстәге топ уты булырга тиеш.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта кичекмәстән Бердәм дежур-диспетчер хезмәтенең 01 телефоны, кәрәзле телефон абонентларына – 112 номеры буенча чылтыратырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International