Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Дача амнистиясенә – 8 ел!
2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
1 сентябрьдә кешеләргә күчемсез милек хокукларының күпчелеге өчен теркәү процедурасын гадиләштерергә мөмкилек биргән “дача амнистиясенә” 8 ел тулды.
Бу чорда “дача амнистиясе” турында шактый язылган, исәпсез-хисапсыз аңлатмалар бирелгән булса да, практика күрсәткәнчә, кешеләрдә сораулар әледән-әле туып тора.
Соңгы вакытта “дача амнистиясенең” кайчан бетүе турында сорауны еш бирәләр. Шуңа күрә 2015 елның 1 мартыннан (бары тик ярты ел гына калды!) шәхси йортларга милек хокукын гадиләштереп теркәү мөмкинлеге төгәлләнүен онытмаска кирәк. Бу көнгә кадәр, җиргә милек хокукы теркәлгән шартта, мондый объектларга милек хокукын теркәү өчен йортны кадастр учетына куярга һәм 200 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләп, милек хокукын теркәү турында гариза язарга кирәк. Моны бер үк вакытта башкарырга мөмкин.
2015 елның 1 мартыннан соң объектны куллануга кертү турында рөхсәт кирәк булачак. Башка объектлар өчен “дача амнистиясе” вакыты чикләнмәгән.
Моннан тыш, муниципаль берәмлеккә җир участогын сатып алу турында мөрәҗәгатьтән башка гына, сатып (яки мирас итеп) алынган шәхси йортның җир участогын ничек итеп гадиләштерелгән тәртиптә теркәргә, дигән сорауны да еш бирәләр. Бу очракта шәхси йортны сатучыдан җир участогына документларны (дәүләт акты, җиргә милек хокукы турында таныклык, 30.10.2001 елга кадәр җир участогын бирү турында карар) соратып алырга (яки үлгән кешенең кәгазьләре арасыннан эзләргә) кирәк була һәм аларның кем исеменә бирелүе мөһим түгел. Милек хокукын теркәү өчен йортның алдагы хуҗаларына җир бирү турында документ та җитә. Әгәр документлар кәгазьләр арасында табылмаса, ТР Милли архивы яки Татарстан Республикасы муниципаль районы башкарма комитетларының архив бүлекләренә язма мөрәҗәгать итәргә кирәк. Җир бирү турында бернинди дә документлар табылмаган очракта, ни кызганыч, җирне “дача амнистиясе” буенча теркәү мөмкин түгел. Моның өчен Россия Федерациясе Җир кодексының 36нчы маддәсендә күздә тотылган тәртиптә җир участогын сатып алу өчен башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк була.
Ниһаять, бакча һәм дача җир участокларында төзелгән йортларга милек хокукына дәүләт теркәвен үткәрү турында. Соңгы вакытта мондый участокларда еш кына даими яшәү өчен йортлар төзелгәнгә, бу сорау бүген бик актуаль. Бакча яки дача җир участогында төзелгән йортка дәүләт теркәвен үткәрү өчен гариза бирүче күчемсез милек хокукы объекты турында 03.11.2009 елгы Россия Экономика һәм үсеш министрлыгының 447нче боерыгы белән расланган формада тутырылган декларация тапшырырга тиеш. Объектның барлык күрсәткечләрен хуҗа үз белдеге белән күрсәтә. Декларациянең “Вид (название) объекта” бүлегендә “Дом” объекты күчемсез милек хокукы объекты булып бакчачылык, дача хуҗалыгы өчен бүлеп бирелгән җир участогында төзелгән йорт булган очракта, “V” билгесе куела. “Назначение” графасында йортның нинди максатта төзелүен күздә тотып, “жилое” яки “нежилое” дигән билге ясала.
Шулай итеп, декларацияне тиешенчә тутырып тапшырганнан соң, гариза бирүчегә милек хокукы объекты итеп “Дом, назначение жилое” дип күрсәтелгән дәүләт теркәве турында таныклык бирелә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мондый йортларда яшәү (прописка) урыны буенча теркәү турында еш бирелә торган сораулар Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе компетенциясенә керми. Бу сораулар белән Федераль миграция хезмәте Идарәсенең территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Белешмә өчен: 8 ел эчен Татарстан Республикасы территориясендә гадиләштерелгән тәртиптә теркәлгән күчемсез милек объектларының саны 652763не тәшкил итә. Алар арасында җир участокларына 374042, шәхси торак төзелеше объектларына 195998 (шул исәптән төзелеп бетмәгән объектларга) һәм башка объектларга (шәхси гаражлар, бакча һәм дача йортлары, хуҗалык корылмалары һәм башкалар) 82723 милек хокукы теркәлгән.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
20
апрель, 2026 ел
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз