Трактор – менә дигән бүләк!

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
“Алексеевскдорстрой” ААҖ ярдәме белән җирле үзидарә органнары карамагына алты трактор тапшырылды.

Һичшиксез, мондый техника шәһәрдә дә, авылда да кирәк, аеруча аңа кышкы чорда ихтыяҗ зур була. Полянка, Аграмак, Өчкүл, Чәчәкле, Ямбакты авыл җирлеге башлыкларына трактор ачкычлары Иж-Борискино авыл мәдәният йорты ачылу тантансы вакытында тапшырылды. Яңа техника хуҗалары безнең район халкы турында кайгыртуы өчен “Алексеевскдорстрой” ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиевка чын күңелдән рәхмәт белдерделәр. Бер трактор исә шәһәр башкарма комитетына тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International