Компенсация бирелә

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
Бүгенге көндә балаларын мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөртүчеләр өстәмә компенсация алу өчен халыкны социаль яклау бүлегенә 340 гариза тапшырган.

Социаль орган белгечләренең сүзләре буенча, бүгенге көндә дәүләт ярдәме программасына балаларын бакчага йөрткән гаиләләрнең 98 проценты кергән.
Калган ун гаилә төрле сәбәпләр аркасында (керемнәрнең югары булуы, эшкә рәсми рәвештә урнашмау һәм башкалар) субсидия алырга дәгъва итмәгән.

Компенсация түләүләренә хокукы булган гаиләләр өчен социаль хезмәт белгечләре тиешле документларны тизрәк җыю максатыннан балалар бакчаларында бер көнлек күчмә офислар оештырган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International