Түгәрәкләргә чакырдылар

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
Балалар иҗат йорты хезмәткәрләре яңа уку елы башлану уңаеннан укучылар өчен Ачык ишекләр көне үткәрделәр.

Бәйрәм программасы иҗат һәм фантазия дөньясына чын сәяхәт формасында хәзерләнгән иде. Мәзәк клоуннар уен программасын үткәрделәр, балаларны Иҗат йорты каршында эшләүче түгәрәкләр белән таныштырдылар. Ә иҗат берләшмәләрендә моңа кадәр шөгыльләнгән укучылар концерт номерлары хәзерләделәр. Директор Зөлфия Тихонова теләге булган һәр укучыны түгәрәкләргә язылырга чакырды, укытучылар белән таныштырды һәм төрле конкурсларда җиңүчеләргә Мактау грамоталары тапшырды. Бәйрәм волонтерлар башкаруында сәхнәләштерелгән әсәр белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International