Экстремизм куркынычы турында

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
Беренче урта мәктәпнең тугызынчы классында класс сәгате “Без – экстремизмга каршы!” исеме астында үтте.

Бу чара хәзерге вакытта республикада барган “Экстремизмга – Юк!” айлыгы кысаларында оештырылды. Класс җитәкчесе Маргарита Иванова үзенең кереш сүзендә экстремизм, террорчылык, ксенофобия кебек күренешләрнең куркынычын тагын бер кат искәртеп үтте һәм “Россиянең дуслары һәм дошманнары” проблемасы буенча фикер алышырга тәкъдим итте. Әңгәмә барышында тугызынчы класс укучылары яшьләр арасында формаль булмаган һәм милләтчелек хәрәкәтләре ни сәбәпле килеп чыга, дигән сорауга җавап табарга тырышты.

Бу айлык кысаларында үткәрелгән “Күпьяклы Татарстан” фотоконкурсында да 1 класстан алып 11 класска кадәр укучылар актив катнашты. Аларның эшләре фойеда оештырылган күргәзмәдә күрсәтелгән, конкурска нәтиҗә бу көннәрдә ясалырга тиеш. Укучылар шулай ук бу темага стена газеталары чыгару өстендә эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International