Шимбә көнне районга Россия мәдәният министры урынбасары Григорий Пирумов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин һәм Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова килделәр.
Башкала кунагы визитының төп максаты соң-гы елларда күп функцияле үзәкләр төзү буенча максатчан республика программасы нигезендә торгызылучы социаль-көнкүреш объектлары белән танышудан гыйбарәт иде. Узган елның көзендә файдалануга тапшырылган Иске Рәҗәп авылы Мәдәният йорты да нәкъ менә шундый объектларның берсе санала.
Район башлыгы Камил Нугаев райондагы вәзгыять турында сөйләгәндә, мәдәниятне үстерүгә юнәлдерелгән конкрет чаралар турында да әйтеп үтте.
Моннан берничә көн элек, мәсәлән, Иж-Борискинода яңа Мәдәният йорты ачылды, узган ел Полянкада да шундый ук мәдәният учагы төзелгән иде. Барлык Мәдәният йортлары да тиешле аппаратуралар белән тәэмин ителгән, кадрлар кытлыгы сизелми. Атап әйткәндә, кешеләргә иркенләп ял итү өчен бөтен шартлар да тудырыла.