Сыену урыны таптылар

2014 елның 12 сентябре, җомга
Миграция хезмәте белгечләре Украинада барган сугышлар аркасында безнең районга күчеп кайткан утызга якын кешене теркәгән.
Аларның күпчелеге Болгар шәһәре, Кузнечиха, Иж-Борискино, Красная Слобода, Куралово, Вожи авылларындагы туганнарына кайтып урнашкан. Күчеп кайтучыларның кайберләре вакытлыча сыену урыны сорап, кайберәүләр вакытлыча яшәп торырга рөхсәт алу өчен гариза биргәннәр. Тиздән үзләренең туган яклары Украинага әйләнеп кайтырга өметләнеп, карар кабул итәргә ашыкмаучылар да бар.
Күчеп кайткан кешеләргә хәлдән килгәнчә ярдәм күрсәтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International