Яшьләр форумында катнаштылар

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
Болгардагы 2 нче урта мәктәп укучылары Ксения Молодова белән Александр Горячкинга һәм аларның җитәкчесе Ольга Лобановага икенче “Халыклар дуслыгы – Татарстанның байлыгы” милләтара яшьләр форумында катнашучылар сертификаты тапшырылды.

Алар өч көн дәвамында Казанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстанның башка районнарыннан, шулай ук Франция, Кытай, Корея, Казахстаннан килгән вәкилләр белән бергә яшьләр сәясәте борчыган мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Безнең район вәкилләре, мәсәлән, милләтләр арасында килеп чыккан низагларны бетерү һәм идеал җәмгыять төзүне инсценировка рәвешендә күрсәттеләр. Чит ил студентлары тәкъдим иткән социаль проектлар да кызыксыну уяткан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International