Казанда – Равил Ваһапов күргәзмәсе

2014 елның 5 сентябре, җомга
Республикабыз башкаласының Халыклар дуслыгы йортында якташыбыз, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының өлкән фәнни хезмәткәре, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Равил Ваһаповның шәхси күргәзмәсе оештырылды.
“Үткәннәрдән бер караш” дип аталган күргәзмәгә автор үзенең 20 картинасын һәм “Болгар” темасына багышланган сувенирларын куйган. Шунысын әйтергә кирәк, Равил Ваһапов үзенең Болгар темасына багышланган эшләре белән танылу алган.
Останың рәсемнәре арасында бигрәк тә Кече манара, Кара пулат, Болгар төрбәләре һәм башка һәйкәлләр кешеләрнең игътибарын җәлеп итә. Озак еллар Болгарда эшләгән рәссам мондагы һәр һәйкәлне яхшы белә һәм ул елның теләсә-кайсы фасылында аларны гаҗәеп зур осталык белән ясый. Җәйге табигатьме ул, кышкы күренешме – һәрберсендә тарих үзе чагылыш таба.
Болгар тыюлыгы тарафыннан әзерләнгән берничә тарихи күргәзмә проектларының авторы да ул. Рәссамның картиналары Әлмәт, Алабуга, Ульяновск һәм башка шәһәрләрдә оештырылган күргәзмәләргә куелган һәм халыкта зур кызыксыну уяткан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International