Форумда катнашучылар – Борынгы Болгарда

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
Алар килгәндә шактый көчле генә яуган яңгыр туктады һәм ялтырап кояш чыкты, кунаклар шул вакыт эчендә Болгарның тарихи урыннарын карадылар. Аларга музей-заповедникның беренче директоры, тарих фәннәре кандидаты Җәмил Мөхәммәтшин экскурсия үткәрде.
Ул кунакларны борынгы һәйкәлләр белән таныштырды һәм соңгы елларда биредә барган зур үзгәрешләр турында сөйләде. Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тырышлыгы белән Болгарда гаять зур яңарту эшләре үткәрелде.
Экскурсия Җәмигъ мәчеттән башланып китте. Кунаклар Төньяк төрбәгә куелган, бик матур язулы борынгы кабер ташларын аеруча зур кызыксыну белән карадылар, Успения чиркәвендәге Болгар шәһәре һәм Спас район тарихына багышланган экспозиция белән таныштылар. Хан сараен, аңа реставрация үткәрелгәннән соң заманча технология белән ясалган гөмбәзен карадылар.
Истәлек билгесендә Форум кунакларында Болгарга Ибн-Фадлан килүен яктырткан мозаик панно, рәсми рәвештә Ислам дине кабул итү вакыйгасы зур кызыксыну тудырды. Биредә саклана торган дөньядагы иң зур басма Коръәнне, аның кыйммәтле ташлар белән бизәлешен озак кына карадылар, ул Гиннесның Рекордлар китабына кертелгән. Журналистлар аннары Ак мәчет комплексында булдылар, Икмәк музеен карадылар.
Әле күптән түгел ЮНЕСКО Исемлегенә кертелгән тарихи Болгар кунакларда онытылмас тәэсир калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International