Дәүләт ярдәме белән

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе
40х60 республика программасы нигезендә, районның берничә хуҗалыгында яңа техника сатып алдылар.

Крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Александр Планин сабан бодаен җыеп алганда үзйөрешле “Мак Дон” ургычын кулланган. Әлеге техника эшне тиз һәм югалтуларсыз башкарып чыгарга ярдәм иткән. Хуҗалык җитәкчесенә әлеге техника бәясенең бары 60 процентын гына түләргә туры киләчәк.

Әлеге программа буенча Юрий Семушкин пневматик сортировка һәм туфракны каплатып сөрүче плуг, Николай Кочетков – ПКУ төягече, Лилия Фәтхуллина –МТЗ-892 тракторы, Ислам Хәйдаров – сөт машинасы, Дамир Хәмидуллин пресс-җыйгыч алып кайткан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International