Югары бүләк белән котлыйбыз!

2014 елның 22 августы, җомга
Спас муниципаль район башлыгы Камил Нугаев “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены белән бүләкләнде.

Республиканың иң югары бүләгенә ул күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Татарстанның һәм Россиянең тарихи-мәдәни һәм рухи мирасын саклап калу һәм торгызу эшенә зур өлеш кертүе өчен лаек булды. Район башлыгына орденны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International