Депутатлыкка кандидатлар теркәлде

2014 елның 13 августы, чәршәмбе
Алексеевск муниципаль районы территориаль (округ) сайлау комиссиясе 44нче Алексеевск бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына түбәндәге депутатлыкка кандидатлар теркәлде:
1. Вәлиев Фоат Вәли улы, 1955 елда туган, югары белемле, “Алексеевскдорстрой” ААҖ генераль директоры – “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегеннән;
2. Гайфуллов Рамил Равил улы, 1982 елда туган, югары белемле, КПРФның региональ бүлеге территориаль аппараты җитәкчесе – “Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе” сәяси партиясенең Татарстан бүлегеннән;

3. Пашина Юлия Алексеевна, 1991 елда туган, югары белемле, “Гадел Россия” сәяси партиясе региональ бүлегенең партия әгъзалары учеты буенча белгеч – “Гадел Россия” сәяси партиясенең региональ бүлегеннән;
4. Растремин Валерий Сергеевич, 1983 елда туган, урта махсус белемле, “ФЭС–Стандарт К” ҖЧҖ генераль директоры – Россия либераль-демократик партиясенең Татарстан региональ бүлегеннән;
5. Хәйбуллин Илнур Мингаяз улы, 1977 елда туган, югары белемле, Алексеевск райпо идарәсе рәисе – үз-үзен күрсәтә;
6. Шәйхетдинов Альберт Әсгать улы, 1968 елда туган, урта махсус белемле, шәхси эшмәкәр – үз-үзен күрсәтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International