Җирәбә салу үткәрелде

2014 елның 13 августы, чәршәмбе
“Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) район газетасы редакциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларга бәйле агитация материалларын бастыру өчен түләүле һәм түләүсез газета мәйданын бүлү буенча җирәбә салу үткәрелде.

Билгеле булганча, сайлаулар агымдагы елның 14 сентябренә билгеләнгән. Җирәбә салу нәтиҗәсендә республика Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларның барысына да газета битләрендә аерым урын бирелде. Закон нигезендә аларга агитация алып бару өчен тигез шартлар бирелгән. Материаллар 20 августта басыла башлый, 10 сентябрьдә төгәлләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International