Мелиораторлар киңәшмәсе

2014 елның 12 августы, сишәмбе

Болгар музей-тыюлыгы базасында узган республика семинар-киңәшмәсендә җирләрне сугару һәм гидротехник корылмаларны ремонтлау белән бәйле булган мәсьәләләр каралды.

Киңәшмә эшендә “Татмелиорация” Трест компаниясе” җәмгыяте генераль директоры Әнвәр Залаков, район башлыгы Камил Нугаев, башка рәсми кешеләр катнашты.

Семинар барышында билгеләп үтелгәнчә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә әһәмиятле роль уйный. Соңгы елларда мелиорация тармагын үстерүгә ил һәм республика күләмендә тиешле чаралар күрелә, махсус программалар да эшләнгән. Мәсәлән, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты тарафыннан озак елларга исәпләнгән максатчан “Татарстан Республикасында гидротехник корылмаларны торгызу буенча мелиоратив эшләр” программасы кабул ителде. Семинарда бу юнәлештә башкарылган һәм алда торган эшләр турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International