Башка еллардагы кебек, бер-бер артлы сәхнәгә бу кичне музыкага гашыйк кешеләр чыкты. Ансамбльдә чыгыш ясаучылар арасында инде чәчләренә чал төшкән мөхтәрәм затлар да, япь-яшьләр дә, гаилә династияләре булуы аеруча шатландыра. Мәсәлән, Артем Избранов сәхнәдә инде биш яшеннән бирле. Аның әтисе Николай да шул яшьтән диярлек чыгыш ясый башлаган. Хәзер инде утыз яшен тутырган Оксана Елисова сәхнәдә дүрт яшеннән җырлый башлаган. Аның әтисе Владимир Николаевич әлегә кадәр тамашачыларны үз җырлары белән сөендерә. Ксения Матвеева да әти-әнисе Роман белән Светлана Петряевлар үрнәгендә сәнгатькә кечкенәдән үк тартылган. Екатерина Гришинаның әнисе һәм бертуган абыйсы кайчандыр “Славяне”да чыгыш ясаган. Ә менә хәзерге вакытта ансамбль җитәкчесе Владимир Петряевның иң актив ярдәмчесе – Самара экономика университетының өченче курс студенты Сергей Лифантьев, ул ел буе укырга да, үзешчән сәнгатьтә катнашырга да өлгерә.
Альбина һәм Валентин Филипповлар башкаруындагы җырлар да тамашачы күңеленә хуш килде. Марина Лапаева ел саен очрашуга дип Яр Чаллы шәһәреннән кайта, Самарадан кайткан Александр Елисов башкаруындагы автор җырлары да халык өчен үзенчәлекле бүләк булды. Ансамбльне оештыручылардан берсе булган танылган шагыйрь, Ульяновск шәһәреннән Николай Марянин да туган якларына кунакка кайтырга ярата. Аның Украинадагы фаҗигале хәлләр турында язылган шигыренә җырны Сергей Лямин башкарды. Авылның гимнына әверелгән “Өчкүл” җыры да аның башкаруында яңгырады.
Андрей Севастьянов, Петр Бурмистров, Елена Избранова, Богдан Стрелков һәм башка үзешчән артистлар да тамашачыларга үз чыгышларын бүләк иттеләр. Ә хәзер “Славяне” вокаль-инструменталь группага Дмитрий Шеронов, Тәлгат Хәмидуллин, Валентин Филиппов, Владислав Кузнецов, Евгений Дерновлар керә. Районда киң танылган бу ансамбльнең хәзергесе һәм киләчәге шушы яшьләргә бәйле. Әлбәттә, монда Владимир Яковлевич Петряевның хезмәте күп кергән. Ул музыканы яраткан бөтен кешене ансамбльгә чакыра. Мәсәлән, Мария Букарцева авылга әле күптән түгел генә килгән, ләкин мондагы бер генә бәйрәм дә аның катнашыннан башка үтми.
– Өчкүл авылындагы бу традиция бары тик мактауга гына лаек, – диде концертка килгән район башлыгы Камил Нугаев,– озак еллардан бирле эшләп килгән ансамбль авыл халкының горурлыгы.