Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
“Бергә тагын да күбрәк эшләр башкарырга була...”
2014 елның 11 августы, дүшәмбе
Узган җомгада Никольск авылы мәдәният йортында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегеннән ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат, “Алексеевскдорстрой” ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиевның халык белән очрашуы булды.
Никольск авылы халкыннан башка, очрашуга Антоновка, Ким, Красная Слобода, Куралово авыл җирлегеннән дә кешеләр килгән иде. Мәдәният йорты каршында аларны “Бердәм Россия” партиясенең “Яшь гвардия” яшьләр хәрәкәте вәкилләре каршылады.
Җыелган халыкны район башлыгы Камил Нугаев сәламләде. Район һәм республикадагы хәлләр белән таныштырып үткәндә, ул хәзерге вакытта тормышка ашырыла торган социаль программаларга зур игътибар бирде. Бу программалар егерме биштән артык. Россиянең башка бер төбәгендә дә мондый программалар юк һәм шуңа күрә бу яктан Татарстан үрнәк күрсәтә, дип билгеләп үтте район башлыгы.
Программаларның нәтиҗәсен безнең районда да күрергә мөмкин. Алар арасында торак төзелеше, юллар, фельдшер-акушер пунктлары һәм күп функцияле авыл мәдәни үзәкләре төзү, мәктәп, амбулаторияләргә капиталь ремонт ясау, район үзәк хастаханәсен заманча яраклаштыруга кертелгән миллионлаган сум акча, мәдәният, спорт үсешен, мини-футбол, баскетбол, волейбол уйнау өчен ачык мәйданчыклары һәм тренажерлары булган “Олимп” комплексы, зур ябык йөзү бассейны кебек спорт объектлары төзелүен билгеләп үтәргә мөмкин. “Доступная среда”, “Хөрмәтле ветеран” һәм башка программалар да уңышлы тормышка ашырыла. Боларның барысы да “Бердәм Россия” партиясенең актив катнашы белән алып барыла, аның планнары производствоны һәм тормыш дәрәҗәсен тагын да үстерүгә юнәлдерелгән. Җәмгыятьтәге тынычлык, татулык, бердәмлек моңа ирешү өчен төп шарт булып тора һәм бу турыда беребезгә дә онытырга ярамый.
Район башлыгы бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе – урып-җыю кампаниясенең барышына да тукталды. Алдагы елның ничек килүе күбесенчә уракны уңышлы башкарып чыгуга бәйле. Һава шартларының уңайлы килмәве, аерым алганда, кырык көннән артык корылык булуга карамастан, игенчеләр шактый югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Бу күбесенчә хуҗалыкларның елның коры килүен исәпкә алып үткәрелгән заманча технологияләр куллануга бәйле. Мондый заманча алымнар кулланган кайбер кырларда бөртекле культуралар гектарына 40 центнерга кадәр уңыш бирә.
Бездә соңгы елларда туризмның нык үсүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Борынгы Болгарга көннән-көн күбрәк кеше килә, ял көннәрендә борынгы ядкарьләрне күрү өчен 2,5 меңнән алып 3 меңгә кадәр турист була. Болгар ЮНЕСКОның Бөтендөнья Мирас исемлегенә кертелгәч, ул бөтен дөньяга танылды һәм бу аның киләчәк үсеше өчен зур мөмкинлекләр ача.
Юлларның яхшыруы – хәзерге тормыш дәрәҗәсен ачык күрсәтә. Озак еллар Фоат Вәлиев җитәкчелек иткән “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте өчен нәкъ бу мәсьәлә игътибар үзәгендә тора. Бу оешмага ул җитәкчелек итә башлаган чорда анда бары тик 45 кеше генә эшләгән. Хәзер исә коллективта 1500дән артык кеше хезмәт куя, алар карамагында заманча техника һәм җиһазлар. Юллар һәм башка объектлар төзелешендә иң заманча технологияләр кулланыла.
Моннан тыш, “Алексеевскдорстрой” ААҖ юлларны төзекләндерә, алардан дөрес файдалануны игътибар үзәгендә тота. Эшнең нәтиҗәләре дә күзгә күренерлек: авыллар яхшы якка үзгәрә, аларда яңа асфальт юллар, яңа мәдәният учаклары, фельдшер-акушер пунктлары төзелә, мәктәпләргә капиталь ремонт ясала.
Бу коллектив үзенең намуслы, нәтиҗәле хезмәте белән генә түгел, хәйрия акцияләрендә, спорт, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль тармак үсеше проектларында актив катнашулары белән билгеле һәм моны безнең район халкы үзе дә күрә.
– Без киләчәктә дә шушы юнәлештә хезмәтебезне дәвам итәчәкбез, – дип билгеләп үтте үзенең чыгышында ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Фоат Вәлиев. – Киләчәктә дә авыл тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән проектларга катнашырга җыенабыз. Сезнең хезмәттәшлеккә өметләнәм, чөнки бергәләшеп тагын да күбрәк эшләр башкарырга була...
Халык алдында шулай ук Никольск авыл җирлеге башлыгы Евгений Синицин, район ветеран оешмалары советы рәисе Михаил Тюленев чыгыш ясады.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан спорт бәйрәме: 2026 елгы Президент уеннарына йомгак ясалды
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан спорт бәйрәме: 2026 елгы Президент уеннарына йомгак ясалды
27
апрель, 2026 ел
Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халык өчен телефон "кайнар линиясе"
Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халык өчен телефон "кайнар линиясе"
Тукай һәм туган тел көне уңаеннан КВН!
Тукай һәм туган тел көне уңаеннан КВН!
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен «Шүрәле иле» дигән чара үткәрде
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен «Шүрәле иле» дигән чара үткәрде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз