Эшләр туктап тормый

2014 елның 8 августы, җомга

Көннәр яңгырлы торса да, игенчеләр бөртекле культуралар һәм борчак суктыру өчен булган мөмкинлекләрдән файдаланырга тырышалар.

Көзге бодай һәм арыш мәйданнарының күпчелек өлешендә эшләр тәмамланып килә. Хуҗалыкларда арпа суктыруга керештеләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 7 августка көзге бодай 12100 гектардан җыеп алынган. Уртача уңыш гектарыннан 21 центнер тәшкил итә, амбарларга барлыгы 25 мең тонна бөртек кайтарылган. Әлеге культура уңышы Юрий Семушкин, Александр Планин, Андрей Синицин хуҗалыкларында, “Востокзернопродукт “Булгар” җәмгыятендә аеруча зур.

Арыш 2670 гектардан (75 процент) җыеп алынган, һәр гектардан уртача 18,8 центнер уңыш чыккан. Сергей Юрков хуҗалыгында, “Болгар Арыш” җәмгыятендә бу күрсәткеч тагын да зуррак. Район буенча 15050 гектардан бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынган. Бу барлык мәйданның 39 процентын тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International