Спорт мәйданчыклары төзелә

2014 елның 8 августы, җомга

Районда республиканың “Шаговая доступность” социаль проектын тормышка ашыру кысаларында укучы яшьләр өчен өч спорт мәйданчыгы төзелә.

Полянка урта мәктәбендә өсте ясалма үләнле мини-футбол кыры, Ямбактыда –волейбол һәм баскетбол мәйданчыгы, ә инде Спас тармак технологияләре техникумында тренажерлы спорт мәйданчыгы төзелеп бетәргә тиеш. Моның өчен 5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге объектлар яңа уку елы башланыр алдыннан файдалануга тапшырылачак. “Спасдорстрой“ җәмгыяте төзи торган бу корылмалар яшьләр арасында физкультура һәм спортны популярлаштыруда зур роль уйнарга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International