Авыл халкы сорауларына белгечләр җавап бирә

2014 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Июль ахырыннан район авылларында район башлыгының җәмәгать кабул итү вазифаларын башкаручы күчмә төркем эшли.

Төркем составына башкарма комитет, Пенсия фонды, социаль яклау, сәламәтлек саклау һәм башка хезмәт вәкилләре керә. Мондый күчмә кабул итүләрнең максаты – авыл халкына закондагы пенсия белән тәэмин итү, социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклауга кагылган яңалыкларны аңлатып бирү. Район хезмәт вәкилләре инде Үрнәк, Ржавец, Тракторный, Тукай авылларында булганнар. Барлык авылларда да халыкны пенсия һәм балалар пособиеләрен исәпләү, льготалар һәм дарулар белән тәэмин итү, өлкән яшьтәгеләргә һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтүгә, шул исәптән социаль пакетка кагылышлы мәсьәләләр борчый. Мәсәлән, Үрнәк халкын, моннан тыш, телефон элемтәсенең сыйфатын яхшырту мәсьәләсе кызыксындыра, ә Тракторный поселогы халкы су белән тәэмин итүдән зарлана.

Барлык бу сорауларга да җавап биреләчәк, ә кайбер проблемалар, шул исәптән Үрнәк һәм Тракторный поселогындагы проблемалар да, махсус контрольгә алынган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International