Болгарга форумда катнашучылар килде

2014 елның 6 августы, чәршәмбе

Республикабыз башкаласы Казанда үтүче VI нчы Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучылар өченче көн Болгар музей-тыюлыгына килделәр.

550 кешелек зур делегацияне саф һавада пылау һәм токмач ашы белән сыйладылар. Һәм, әлбәттә инде, форумга Россиянең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның 24 иленнән килгән егет-кызлар өчен махсус экскурсия оештырылды. Кунакларны борынгы болгарларның тормышы һәм көнкүрешенә кагылышлы булган бөтен нәрсә кызыксындырды. Аеруча Америкадан килгән татар яшьләре күп сораулар бирделәр. Кунаклар соңгы елларда музей-тыюлык территориясендә мәдәни мирасыбызны саклау юнәлешендә алып барылган эшләрдән бик канәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International