Сез дә ярдәм итә аласыз

2014 елның 4 августы, дүшәмбе


“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе барышында махсус исәп-хисап счетына 116 мең сумнан артык акча җыелган.

Бу акциягә безнең республикада 2006 елда старт бирелде. Аның максаты – аз тәэмин ителгән гаиләләрдән беренче класска укырга керергә җыенучы балаларга уку кирәк-яраклары, мәктәп һәм спорт киемнәре сатып алырга булышу өчен акча җыю. Быел да мондый гаиләләрдәге балаларга ярдәм итәргә теләүчеләр аз түгел.

Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International