“Яшүсмер” операциясе дәвам итә

2014 елның 4 августы, дүшәмбе


“Яшүсмер–2014” ведомоствоара профилактик операция бүгеннән өченче этапка керде.

Ул эчке эшләр органы хезмәткәрләре, социаль яклау, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм башка оешмалар, җәмәгать берләшмәләре белән бергә балигъ булмаучылар арасында хокук бозуларны булдырмау максатында үткәрелә.

Аны балигъ булмаучылар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссия контрольдә тота.

Комиссия рәисе Александра Анохина сүзләренә караганда, чара барышында авыр яшәгән гаиләләр буенча мәгълүматлар тикшерелде. Хәзерге вакытта шундый 21 гаилә исәптә тора, анда 39 бала тәрбияләнә. Профилактик рейд барышында социаль куркыныч хәлдәге ике гаилә ачыкланды.

“Энә” исеме астындагы өченче этап наркоманияне профилактикалауга юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International