“Бөек һәм билгесез сугыш”

2014 елның 1 августы, җомга


Үзәк китапханә абонементында әзерләнгән күргәзмә әнә шулай атала. Күргәзмә Беренче бөтендөнья сугышы башлануга йөз ел тулуы уңаеннан ачылган.

Китап укучылар игътибарына рус һәм чит ил авторларының беренче бөтендөнья сугышы турында сөйләүче документаль һәм матур әдәбият тәкъдим ителә. Авторлар арасыннан Лев Толстой, Александр Солженицын, Эрих Мария Ремарк, Анри Барбюс һәм башкаларның әсәрләре белән танышырга мөмкин.

Күргәзмә төрле яшьтәге китап укучылар арасында кызыксыну уятыр, дип ышанасы килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International