Яшь белгечләр өчен

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Быел уку йортын тәмамлаган ике белгеч эшкә урнашканда Мәшгульлек үзәге ярдәменә өметләнә ала.

Махсус программа буенча өч ай дәвамында эш белән тәэмин итүче бер минималь эш хакының яртысын – 5554 сум түләп бара. Бу чара ике яктан да материаль ярдәм күрсәтү һәм киләчәктә дә хезмәттәшлек итүне кызыксындыру максатында эшләнә.

Үткән елларда югары уку йортын тәмамлаучылар шундый мөмкинлектән файдаландылар, кайберләре стажировка үткәннән соң да шул оешмада эшләүләрен дәвам иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International