Салым һәм салым булмаган түләүләрнең артуы нәтиҗәсендә салым кеременең гомуми күләмен арттыру тәкъдиме кертелде. Алар арасында НДФЛ буенча түләүнең артуы күзәтелә.
Алынган акча район спартакиадасын үткәрүгә, авыл җирлекләренә финанс ярдәме күрсәтүгә (аерым алган, Урта Йорткүл авыл клубына ремонтка), шулай ук мәгариф бүлегенә, үзәк район хастаханәсенә һәм ветераннар җәмгыятенә тотылачак.
Тикшерелгәннән соң һәр проект буенча депутатлар тиешле карар кабул иттеләр.
Район башлыгы Камил Нугаев Совет утырышы эшенә йомгак ясады.