Уракка төштеләр

2014 елның 25 июле, җомга

Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре башланды. Игенчеләр беренчеләрдән булып көзге бодайны суктыруга керештеләр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 24 июльгә игеннәр 3100 гектарда теземнәргә салынган, шуның 2150 гектары инде суктырылган. Район басуларында эшләүче комбайннар суктырган ашлык 3980 тонна тәшкил итә, гектардан уртача 18,5 центнер бөртек чыга. “Болгар Арыш” җәмгыяте басуларыннан 2000 тоннадан артык ашлык суктырып алынган. Урып-җыю шулай ук Александр Планин, Ольга Семушкина, Айсылу Мөхәммәтова крестьян (фермер) хуҗалыкларында оешканлык белән бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International