Грантка лаек булды

2014 елның 18 июле, җомга
Урта Йорткүл авыл җирлеге башлыгы Гөлинә Кәримуллина муниципаль районнарның (шәһәр округлары) халык социаль проектлары республика конкурсында катнашып лауреат булды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан урыннарда социаль мәсьәләләрне чишү һәм кешеләрнең актив катнашы белән әлеге мәсьәләләрне хәл итүгә шартлар тудыру максатыннан уздырылучы конкурска ул “Авыл мәдәният йортлары” проектын тәкъдим итте. Проектта авыл Мәдәният йортына уздырылучы капиталь ремонтны өстәмә финанслау белән бәйле проблемалар күтәрелә. Конкурста катнашып алган 580 мең сумлык грант акчасы ремонтны тулысынча тәмамлап чыгарга җитәр, дип ышанасы килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International