Качакларның саны арта

2014 елның 18 июле, җомга
Украинадагы бәрелешләр нәтиҗәсендә туган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган тагын ике гаилә безнең район территориясенә килеп теркәлде. Мондый гаиләләрнең саны бишкә җитте.
Авыр хәлдә калган уналты кеше якыннары һәм туганнарында – Болгарда (ике гаилә), Кузнечиха, Вожи, Иске Рәҗәп авылларында сыену урыны тапты. Качакларның күбесе качак статусы яки вакытлыча тору урыны алу өчен Татарстан Республикасының миграция хезмәтенә мөрәҗәгать иткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International