Слетны оештыручылар һәм анда катнашучылар билгеләп үткәнчә, быел ярышта катнашучылар башка елларга караганда күбрәк булган.
Бу көнне лагерьга шәһәрдән яшьләр һәм мототехника яратучылар бик күп килде, чөнки куәтле, төрле мототехниканы әле тагын кайда күрер идең.
Биредә чит илдә эшләнгән атаклы “Харлеи” һәм “Хонда”лар да, үзебездә чыгарылганнарны да күрергә була иде. Алтын куллы осталар үзгәртеп ясаган “Урал” һәм “Иж”лар аеруча зур кызыксыну уятты. Безнең шәһәрдән Александр Хорин, Марат Фәхретдинов, Андрей Новиков, Алексей Дубовик, Александр Дерябиннар катнашты.