Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Автоузыш Болгарда тәмамланды
2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
Чәршәмбе көнне Болгар традицион республика автоузышында катнашучы спортчы- инвалидларны кабул итте. Бу кешеләрнең оптимизмына һәм ихтыяр көченә сокланмый мөмкин түгел.
Узышка Казанда старт бирелде, спортчылар Татарстанның бик күп торак пунктлары аша үтте. 1177 километр тәшкил иткән маршрутның соңгы ноктасы итеп борынгы Болгар дәүләте башкаласы сайланган. Әлеге автоузышның төп максаты – адаптив спортны популярлаштыру һәм үстерү, сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрне мөмкин кадәр күбрәк шушы спорт төре белән шөгыльләнүгә тарту, сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну уяту.
Узышта катнашучылар арасында төрле бәйгеләрдә катнашып үзләрен танытырга өлгергән титуллы спортчылар да байтак. Шуларның берсе – терәк-хәрәкәтләнү аппаратына зыян килгән спортчылар арасында чаңгыда узышу һәм биатлон буенча Паралимпия уеннары, халыкара һәм ил күләмендәге ярышларның призеры Ирина Полякова. Автоузышта барысы алты машинада 27 спортчы-инвалид катнашты. Аларның мисалында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең дә кызыклы, мавыктыргыч һәм күпләргә үрнәк булырлык тормыш белән яши алуларын ачык күрергә мөмкин.
Болгарга республиканың атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре, ТРның физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллина җитәкчелегендә килгән төркемне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов җылы сәламләделәр. Кунакларны каршылаучылар арасында шулай ук Спас тармак технологияләре техникумы укытучысы, карате-кекусинкай буенча тренер Рәшит Зыятдинов та бар иде. Инвалид булса да, спортны гомерлек юлдашы итеп сайлаган бу кеше Болгардагы балаларны карате серләренә өйрәтә. Очрашу барышында алар карате алымнарын күрсәттеләр, кунаклар исә үзләре турында сөйләделәр, спортның кеше тормышында нинди роль уйнавын ассызыклап үттеләр.
Очрашу азагында автоузышта катнашучылар борынгы Болгар дәүләте башкаласы белән таныштылар. Тарихи урыннарда булу алар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан спорт бәйрәме: 2026 елгы Президент уеннарына йомгак ясалды
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан спорт бәйрәме: 2026 елгы Президент уеннарына йомгак ясалды
27
апрель, 2026 ел
Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халык өчен телефон "кайнар линиясе"
Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халык өчен телефон "кайнар линиясе"
Тукай һәм туган тел көне уңаеннан КВН!
Тукай һәм туган тел көне уңаеннан КВН!
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен «Шүрәле иле» дигән чара үткәрде
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен «Шүрәле иле» дигән чара үткәрде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз