Районның 23 мәктәбендә эшләгән көндезге лагерьларга быел 600дан артык бала йөрде.
Антоновка мәктәбе каршында эшләүче “Робинзон” лагерына көн саен егермедән артык кече һәм урта класс укучылары җыелды. Ял программасы баланың спортны яратуы, яше һәм башка юнәлешләрне исәпкә алып төзелгән иде. Төрле чараларны оештыруда авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре зур ярдәм күрсәтте. Мәсәлән, 6 июньдә алар укучылар өчен Пушкин көне үткәрделәр. Балалар өчен дискотекалар да еш булды.