Болгарның 1нче урта мәктәбен тәмамлаучылар ярдәме белән мәктәпкә яңа җиһазлар сатып алынган.
Шәхси эшмәкәр Владимир Монахов мәктәпкә 30 мең сумлык диван һәм ике кәнәфи, Александр Клещев – укытучылар өчен 16 мең сумлык гардероб бүләк иткән. Людмила Захарова, Гөлсинә Мөхәммәтова, Светлана Гайнова да мәктәпне төзекләндерүгә үзләреннән өлеш керткәннәр.
Укытучылар коллективы туган мәктәпләрен онытмыйча, укыту-тәрбия эшен камилләштерүгә үзләреннән өлеш керткән кешеләргә бик рәхмәтле.