Балалар китапханәсендә "Китап табибы" библио-остаханәсе эшли башлады. Остаханәбездә беренче булып "Татарстан скаутлары "республика скаутлар үзәге" Татарстан балалар иҗтимагый оешмасы егетләре көч сынашты. Яшь скаутлар "Бер көн дә игелекле эшсез" дигән шигарен үтәп, балалар китапханәсе фондыннан 115 китапны тәртипкә китерделәр, ремонтладылар!