Мәскәүдә Россия ГТО многоборье Федерациясе үткәрә торган «Герой ГТО 2026» ГТО халык уеннары узды. Лужникида 60 төбәктән төрле яшьтәге 3000гә якын катнашучы җыелды. Ярышларның приз фонды 1 000 000 сум тәшкил итте.
Ачылу тантанасында полковник, Росгвардиянең «Динамо No 34» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисенең беренче урынбасары П. С. Пак һәм Россия Федерациясе Кораллы көчләренең физик әзерлек һәм спорт Идарәсенең физик әзерлек бүлеге өлкән инспекторы А. Н. Лащев булдылар.
Безнең күркәм якташларыбыз-Беляевлар гаиләсе-чираттагы тапкыр катнаштылар. Безнең спортчыларыбыз белән горурланабыз! Шәп! Алар молодцы!