2026 елның 21 июлендә «Болгар» балаларны савыктыру лагере базасында Спас муниципаль районы башлыгы Р.Л. Исланов Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Т. Д. Сөләйманов белән очрашты. Очрашу барышында Ачык микрофон булды, анда балалар кунакларга сораулар бирә алдылар. Шуннан соң лагерь кунаклар белән бергә балалар Сабантуенда катнашты.