15 июльдә Спас районында яшәүче Кузнецова Мария Федоровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте!
Аны котларга Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлназ Гали кызы Ходжиева, район ветераннар оешмасы вәкиле Михаил Алексеевич Тюленев, социаль яклау хезмәткәрләре, шулай ук туганнары һәм якыннары килде.
Юбилярга район башлыгы Роман Исланов исеменнән котлау открыткасы, бүләк җыелмасы һәм чәчәкләр тапшырылды.
Мария Федоровнага нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм якыннары кайгыртуы белән озын гомер телибез! 💐