ВФСК ГТО алтын билгесе иясе һәм «ХӘРӘКТӘТ — БЭРЭКЭТ» республика онлайн-акциясе җиңүчесе Демина Светлана Ивановнаны котлыйбыз!
Светлана актив тормыш рәвеше алып бара, районның барлык спорт чараларында катнаша һәм аның данын республика дәрәҗәсендә яклый.
2026 елның 29 маенда ул «Өченче яшь» XVI республика пенсионерлар Спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча ярышларда (70+ яшь категориясе) 1 урынны яулады.
Чын күңелдән лаеклы триумф белән котлыйбыз! Горурланабыз һәм сокланабыз! Бетмәс-төкәнмәс энергия, спорт дәрте һәм яңа җиңүләр телибез! 🏆