Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы калдыклар белән эш итү өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде

2026 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы калдыклар белән эш итү өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде.

Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты, «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе» МКУ тарафыннан Казан шәһәрендә коммуналь калдыкларны туплау урыны (контейнер мәйданчыгы) законнар таләпләренә туры китереп төзелмәгән дип билгеләнгән.

Закон бозуны бетерү максатыннан табигатьне саклау прокуроры судка мөрәҗәгать иткән.

Казан шәһәренең Киров районы суды карары белән табигатьне саклау прокурорының таләпләре канәгатьләндерелде. Җирле үзидарә органнарына каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен контейнер мәйданчыгын төзекләндерү бурычы йөкләнгән.

Суд акты законлы көченә кергәннән соң, күзәтчелек ведомствосы аның факттагы үтәлешен контрольдә тотачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International