2026 елның 29 маенда 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Ильюшин Александр Анатольевич видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасы эшмәкәрләрен һәм гражданнарын кабул итә.
Кабул итүгә табигатьне саклау законнарын һәм эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары хокукларын бозуга бәйле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәргә, экологик, коррупцион хокук бозулар һәм җинаятьләр кылуның билгеле фактлары турында хәбәр итәргә мөмкин.
Катнашу өчен мөрәҗәгать итүчеләргә Казан районара табигатьне саклау прокуратурасына (Казан шәһәре,Нурсолтан Назарбаев ур., 15нче йорт) мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Өстәмә мәгълүмат алырга һәм шәхси кабул итүгә телефон аша язылырга мөмкин 8-(843)-590-66-36